"Татар гыйлеме" Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе

2022 елның 7-9 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Дөньякүләм рухи мәдәният контекстында төрки телле китап темасына багышланган ел саен уздырыла торган «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбен оештыра.
Ел саен үткәрелә торган «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбен оештыруның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, талантлы яшьләрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләрдә катнашуга җәлеп итү, халыкара кооперация һәм яшь галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның мобильлеген арттыру нәтиҗәсендә фән һәм мәгариф дәрәҗәсен арттыру.
Фәнни мәктәп программасына Россия һәм якын чит илләрдән чыганак белеме, сәнгать белеме, археография өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрнең семинарлары һәм лекцияләре керә. Чарада Үзбәкстан, Әзербайҗан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнашачак.
Чыгыш ясаучылар арасында – тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Рәсулов Абдулла Нуритдин улы; филология фәннәре докторы, Әзербайҗан Милли Фәннәр академиясенең Кулъязмалар институты бүлеге мөдире Баһиров Әкрам Дахи углы; филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының ислам кулъязмалары үзәге мөдире Аникеева Татьяна Александровна; сәнгать фәннәре кандидаты, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире Әхмәдуллин Марс Лирон улы, тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты фәнни хезмәткәре Вовин Алексей Александрович; филология фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Нәкиф улы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы.
Пленар утырыш 2022 елның 7 декабрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында узачак. 7-9 декабрьдә секция утырышлары узачак, анда әйдәп баручы галимнәр тарафыннан мәктәп тематикасы буенча лекцияләр укылачак.
Уздырылу урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы (Казан, Бауман ур., 20), ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге(Кремль, 11).
Элемтә өчен телефон: 8 (843) 590-55-93, 89179270976.
Катнашучыларны “Яндекс Телемост” системасы аша теркәү 09.30 сәгатьтә башлана.
2022 елның 7 декабрендә узасы видео-очрашуга сылтама:
https://telemost.yandex.ru/j/22329032115922
2022 елның 8 декабрендә узасы видео-очрашуга сылтама:
https://telemost.yandex.ru/j/24501284289119