Минск шәһәрендә Беларусь Милли Фәннәр академиясе Президиумы рәисе Владимир Гусаков һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Мәгъсүм Сәләхов арасында очрашу булып узды

Минск шәһәрендә Беларусь Милли Фәннәр академиясе Президиумы рәисе Владимир Гусаков һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Мәгъсүм Сәләхов арасында очрашу булып узды 12 Декабря 2022

2022 елның 8 декабрендә Беларусь Милли Фәннәр академиясе җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Мәгъсүм Сәләхов җитәкчелегендәге ТР Фәннәр академиясе делегациясе арасында әңгәмә уздырылды.

Беларусь Милли Фәннәр академиясе Президиумы рәисе Владимир Гусаков белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Мәгъсүм Сәләхов әңгәмә барышында Беларусь Милли Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлекнең иң нәтиҗәле ун проекты билгеләнәчәге турында килештеләр.

Владимир Гусаков сүзләренә караганда, Беларусь Милли Фәннәр академиясе Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирә. “Без бүген Россия Федерациясенең күп кенә фәнни үзәкләре белән актив хезмәттәшлек итәбез. Татарстан белән хезмәттәшлек безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Якын арада фәнни-техник хезмәттәшлекнең безнең икътисад һәм җәмгыять өчен үзара файдалы һәм нәтиҗәле булачак ун өстенлекле проектын билгеләп үтәргә кирәк”, - дип ассызыклады Владимир Гусаков.

ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъсүм Сәләхов билгеләп үткәнчә, ТР Фәннәр академиясе Беларусь Милли Фәннәр академиясе фәнни оешмалары белән күптән һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Беларусь Милли Фәннәр академиясе галимнәре белән хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы тулысынча ачык.

Сөйләшүләр барышында Беларусь Милли Фәннәр академиясе һәм Татарстанның фәнни оешмалары хезмәттәшлегенең хәзерге торышы, үзара багланышларны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре каралды. Кунаклар Беларусь Милли фәннәр академиясе галимнәренең соңгы эшләнмәләре белән җентекләп таныштылар. Эшләнмәләр "Ил фәненең казанышлары-җитештерүгә" дип исемләнгән күргәзмәдә бирелгән иде.

Очрашу вакытында билгеләп үтелгәнчә, 2022 елның сентябрендә Беларусь Милли Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлекнең «Юл картасы» имзаланган. Әлеге бәйләнешне актив үстерергә кирәк. Гомуми фикерләргә караганда, химия, нефть химиясе, микробиология, биотехнологияләр, агросәнәгать технологияләре, энергетика, климатология, гуманитар фәннәр кебек өлкәләрдә тикшеренүләр перспективалы булып тора.


Возврат к списку