ТР Фәннәр Академиясендә 2022 ел өчен В.В.Марковников исемендәге халыкара премия тапшырылу тантанасы уздырылачак

ТР Фәннәр Академиясендә 2022 ел өчен В.В.Марковников исемендәге халыкара премия тапшырылу тантанасы уздырылачак 15 Декабря 2022

2022 елның 21 декабрендә, 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында (Бауман ур., 20) 2022 елда органик химия үсешенә керткән өлеше өчен  В. В.Марковников исемендәге халыкара премия тапшырыла.

Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 25 ноябрендәге УП-814 номерлы Указы нигезендә органик химия үсешенә керткән өлеше өчен В.В. Марковников исемендәге халыкара премия лауреаты Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге (Екатеринбург шәһәре) И.Я.Постовский исемендәге Органик синтез институтының баш фәнни хезмәткәре – Валерий Николаевич Чарушин булды.

Премия тапшыру комитеты студентларны һәм профиль белгечләрен тантаналы утырышка чакыра. Лауреат «Органик синтезның яңа ысуллары» дигән лекция укыячак.


Возврат к списку