Төрки язмалар көнендә Татарстан археологлары ЮНЕСКО карамагы астында узган форумда катнаштылар
2022 елның 15 декабрендә ЮНЕСКО штаб-фатирында (Париж шәһәре, Франция) Халыкара Төрки академия (TWESCO) тарафыннан оештырылган «Дөнья мәдәниятендә Төрки цивилизация. Элтериш Котлуг-каган язмасы» халыкара форумы уздырылды. Чара төрки язмалар көнендә үткәрелде һәм Дания галиме Вильгельм Томсенның Орхон-енисей язмаларын шифрлавына 130 ел тулуга багышланган (1893 елның 15 декабре).
Форумга 12 илдән (Казахстан, Төркия, Әзербайҗан, Монголия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Франция, Германия, Венгрия, Польша, Швеция һәм Россия) күренекле галим-тюркологлар җыелды. Форум эшендә 40тан артык тикшеренүче, шулай ук Франциядә Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия һәм Төркиядән дипломатик идарәчелек җитәкчеләре катнашты. Форумда Россия исеменнән А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында директор, тарих фәннәре докторы, Ситдыйков А.Г. һәм урта гасырлар археология бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Д.К.Тулуш бар иде.
Форумның төп өлеше фотокүргәзмә һәм Элтериш Котлуг-каган истәлегенә багышланган язмалы стела ачылу белән тәмамланды. Шулай ук форумда катнашучылар күренекле казах җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе М.Шокай(Чокай)(1890-1941) озак еллар яшәгән йортта һәм Әзербайҗан җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе А. Топчибашев каберендә (1863-1934) булдылар.