Чувашия Республикасында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан башкарган эшләргә нәтиҗә ясау мәҗлесе узды

Чувашия Республикасында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан башкарган эшләргә нәтиҗә ясау мәҗлесе узды 20 Декабря 2022

17 декабрьдә Чуваш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 ел еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узды.

Чараны Чуваш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы оештырды. Тантанада Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Альбир хәзрәт Крганов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев, Чуваш Республикасы хакимият органнары вәкилләре, имамнар һәм мөселман мәхәлләләре җитәкчеләре, чакырылган кунаклар, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге археология институтыннан фәнни хезмәткәре Р.Н.Хәмзин катнашты.

Чара барышында узган елда мөселманнарның Диния нәзарәте эшчәнлегенә йомгак ясалды, аның күп өлеше Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгына багышланган. Чарада "Гөлстан" мәдрәсәсен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Моннан тыш, “Мөслимә” мәчетендә “Чувашиядә Ислам мәдәнияте музее” ачылышы булды.


Возврат к списку