Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән Әфганстан Фәннәр Академиясе арасында видеоконференция булып узды

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән Әфганстан Фәннәр Академиясе арасында видеоконференция булып узды 22 Декабря 2022

21 декабрьдә ТР Фәннәр Академиясендә Татарстан һәм Әфганстан Фәннәр академияләре арасында видеоконференция узды. Әфганстандагы Хөкүмәт алышынганнан соң ике ил галимнәре арасында бу Фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендә беренче элемтә.

Сәламләү сүзе барышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәләхов бу хезмәттәшлекнең зур тарихи һәм фәнни әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте “Без әфган галимнәре белән гуманитар өлкәләрдә генә түгел, ә геология, файдалы казылмалар чыгару, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә әзер", — дип ассызыклады ул.

Үз чиратында Әфганстан Фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Фәриддин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәләховка һәм Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллинга Татарстан белән Әфганстан арасында фәнни һәм гуманитар элемтәләрне үстерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстан Әфганстан өчен тугандаш республика булып тора. Без уртак проектларда эшләргә әзер. Һәм бу проектлар Әфганстан белән Татарстан арасында уңышлы икътисади хезмәттәшлекнең нигезе булачак", - дип белдерде ул.

Очрашу нәтиҗәсендә якларның Фәннәр Академиясенең 2021 елның мартында имзаланган фәнни-техник хезмәттәшлек турында элек төзелгән килешү кысаларында эшләргә әзер булуы расланды. Галимнәр шулай ук әлеге Килешү пунктларын гамәлгә ашыруның гамәли адымнары турында да фикер алыштылар. 


Возврат к списку