Педагогик хезмәткәрләр өчен вебинарлар

Педагогик хезмәткәрләр өчен вебинарлар 10 Января 2023

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү үзәге сезне 2023 елның гыйнварында вебинарларда катнашырга чакыра. Вебинарлар Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм «Мәгарифтә инновацияләр Милли үзәге» (Мәскәү шәһәре) АКБО белән берлектә уздырыла. Сезнең өчен башлангыч һәм гомуми белемнең яңа актуаль темалары буенча вебинарлар сайланды.

Вебинарларда башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, биология, җәмгыять белеме һәм тарих укытучылары катнаша ала. Без Сезгә ФДББС (федераль дәүләт белем бирү стандартлары) буенча яңартылган кызыклы һәм файдалы материаллар, мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч, гомуми белем бирүдә барлык предметлар буенча практик материаллар тәкъдим итәбез.

Гиперссылка буенча таблицада сез «Просвещение» һәм «Имтихан»нәшрияты платформасында тиздән узачак вебинарлар исемлеге белән таныша аласыз.

Чарада теркәлү өчен, сезне кызыксындырган вебинар янәшәсендәге сылтамага басыгыз. Чараларга тоташу өчен сезгә «Теркәлергә» төймәсенә басып, анкетаны тутырырырга кирәк булачак.

Теркәлгәннән соң, бер ярым-ике сәгать эчендә теркәлү барышында күрсәткән электрон почта адресына сылтама киләчәк. Әлеге сылтама буенча сез вебинарда катнаша алачаксыз.

Кушылыгыз! Лекторлар Төп дәүләт имтиханы һәм Бердәм дәүләт имтиханын төзүчеләр булып тора. Вебинарларда катнашу бушлай, барлык катнашучыларны электрон сертификатлар һәм бүләккә автор презентациясе көтә.

Сезгә уңышлар телибез һәм безнең вебинарлар сезнең өчен актуаль һәм файдалы булыр дип ышанабыз!

2023 Гыйнвар аена Физика буенча вебинарлар исемлеге

2023 Гыйнвар аена вебинарлар исемлеге


Возврат к списку