ТР Фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мазһар улы Мазһаровка 80 яшь!

2023 елның 1 гыйнварында дөньякүләм казанышлары булган чын дәрәҗәсендә галим Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мазһар улы Мазһаровка 80 яшь тулды.
Ул нефть, газ, нефть продуктларын һәм юынты суларны күкерт кушылмаларыннан чистарту процесслары өлкәсендә белгеч, нефть һәм технологияләрне демеркаптанизацияләү процессын булдыручы дөньяда беренче белгеч булып тора.
«Реальное Время» интернет-басмасы юбилярны котлап күләмле мәкалә урнаштырды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе коллективы республиканың фәнни җәмәгатьчелеге исеменнән Әхмәт Мазһар улын юбилее белән котлый! Иҗади озын гомер, сәламәтлек, яңа ачышлар телибез.