«Татарстанның алдынгы галимнәре – педагоглар өчен» I төбәкара кышкы педагогик сессия

«Татарстанның алдынгы галимнәре – педагоглар өчен» I төбәкара кышкы педагогик сессия 11 Января 2023

2023 елның 10 гыйнварында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә «Татарстанның алдынгы галимнәре – педагоглар өчен» I төбәкара кышкы педагогик сессия узды (алга таба – сессия). Кышкы педагогик сессияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Дәүләт бюджет учреждениесенең квалификация күтәрү үзәге, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.

Сессиядә Россия Федерациясе төбәкләреннән (Әстерхан өлкәсе, Брянск өлкәсе, Пермь крае, Мәскәү шәһәре) галимнәр, методистлар, мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү педагоглары катнашты. Оештыру комитеты 193 гариза алган, шул исәптән Дагыстан, Чечен һәм Казахстан. Республикаларыннан килгән гаризалар да бар.

Сессиянең максаты – мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системаларының хәзерге торышын анализлау һәм актуаль проблемаларын чишү юлларын эзләү. Сессия барышында пленар утырыш һәм юнәлешләр буенча төрле дискуссия мәйданчыклары узды:

1) Гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартларының инновацион өлеше.

2) Гомуми белем бирү системасында табигать фәннәре циклының эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту.

3) Гомуми белем бирү системасынңа филология юнәлешендәге дисциплиналарны укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту.

4) Башлангыч гомуми белем бирүнең эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту.

5) Поликультуралы белем бирү мохитендә билингваль укыту.

6) Функциональ грамоталылыкны формалаштыру чарасы буларак инглиз теле дәресендә хикәяләү трансмедиа элементлары.

7) Урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандартларының инновацион өлеше.

Сессиядә катнашучылар гомуми белем бирүдә яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларының һәм уку процессын төзегәндә шәхси методикаларны куллану үзенчәлекләрен, инновацион характерын ачтылар. Сессия барышында мәктәпкәчә, гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында белем бирүнең яңача технологияләрен куллану өлкәсендә фәнни нәтиҗәләр һәм тикшеренү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук укучыларда Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләрн формалаштыру буенча чаралар каралды.

Төбәкара кышкы педагогик сессия Россия Федерациясе регионнарының икътисады өчен югары квалификацияле һәм конкурентлыкка сәләтле белгечләрне һөнәри әзерләүне тәэмин итүче барлык субъектларның үзара хезмәттәшлегенә нигез формалаштыруга ярдәм итте

Катнашучылар оештыручыларга, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Дәүләт бюджет учреждениесенең квалификация күтәрү үзәге һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә рәхмәт белдерделәр. Сессиянең уздырылу форматы стандарт булмавын билгеләп үттеләр, әлеге чараны ел саен үткәрергә тәкъдим иттеләр.


Возврат к списку