“Фәнни Татарстан” журналының дүртенче саны дөнья күрде

2022 ел өчен «Фәнни Татарстан» журналының дүртенче саны дөнья күрде. Журналда, гадәттәгечә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре һәм республиканың, илнең башка төбәкләре учреждениеләреннән төрки тел белеме, әдәбият белеме, сәнгатьнең актуаль проблемалары буенча галимнәрнең мәкаләләре урын алды.