2022 елда өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеге буенча йомгаклар һәм 2023 елга бурычлар турында киңәшмә

2022 елда өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеге буенча йомгаклар һәм 2023 елга бурычлар турында киңәшмә 17 Января 2023

2023 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2022 елның эш йомгаклары һәм 2023 елга өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының бурычлары турында» дигән темага Zoom платформасы аша видеоконференция режимында узган киңәшмәсендә катнаштылар.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Өстәмә һөнәри белем бирү үсеше бүлеге башлыгы Роза Искәндәр кызы Шәяхмәтова 2022 елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендәге төп бурычлар белән таныштырды. Ул 2023 елда өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларына билгеләнгән квалификация күтәрү күләмен тәкъдим итте, мәгарифтә өстенлекле юнәлешләр буенча укыту өчен мәгариф хезмәткәрләренең максатчан төркемнәрен билгеләде. Өч меңнән артык педагогик хезмәткәр бюджеттан тыш курсларга язылды, бу кадрларны республика оешмаларында укыту күпкә нәтиҗәлерәк, дип ассызыклады ул, чөнки үткәрелгән мониторинг тикшеренүләре Татарстаннан читтә белем алган педагогларның түбән балларын күрсәтте.

Р.И.Шәяхмәтова шулай ук киңәшмәдә 2023 елда педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программалары электрон уку һәм дистанцион форматны кулланып үткәрелүе турында хәбәр итте.


Возврат к списку