ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге археология институтының Бөтенроссия Халыкара йомгаклау фәнни конференциясе – 2023

ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге археология институтының Бөтенроссия Халыкара йомгаклау фәнни конференциясе – 2023 4 Марта 2023

2023 елның 2-3 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә А.Х.Халиков исемендәге археология институтының Бөтенроссия йомгаклау фәнни конференциясе узды. Фәнни форумны оештыручылар арасында – Казан (Идел буе) федераль университеты.

Конференция эшендә Институт хезмәткәрләреннән тыш 85 галим-археолог катнашты. Алар арасында Татарстан археологлары белән актив хезмәттәшлек алып барган Россия Федерациясенең фәнни үзәкләре (Барнаул, Донецк, Алабуга, Йошкар-Ола, Мәскәү, Чаллы, Оренбург, Самара, Саратов, Тубыл, Чебоксар), якын (Кыргыз республикасы, Бишкәк шәһәре; Үзбәкстан, Бохара шәһәре) һәм ерак (Монголия, Улан-Батыр шәһәре) чит ил вәкилләре.

Конференция барышында археологик мирасны саклау, комплекслы дисциплинарара тикшеренүләр үткәрү, төзекләндерү эшләре метод һәм алымнары, археологик коллекцияләрне исәпкә алу үзенчәлекләре, фәнни экспедицияләр үткәрү белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды. Конференция кысаларында ТР ФА Археология институты юбилярлары Г.И.Дроздова, М.Ш.Галимова һәм Ю.А.Зеленеевка багышланган күргәзмә дә эшләде.

Конференция 3 мартта «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2024 еллар» Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча «Евразия төрки-татар халкының шәһәр мәдәнияте»(2022 елгы тикшеренүләр) фәнни семинары белән тәмамлады.

Конференциядә катнашучылар докладларның югары фәнни дәрәҗәсен, яхшы оештырылуын, иҗади атмосфераны, үткәрелгән фәнни чараның нәтиҗәлелеген һәм уңышлылыгын билгеләп үттеләр.


Возврат к списку