“Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” китаплар сериясенең чираттагы чыгарылышы

“Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” китаплар сериясенең чираттагы чыгарылышы 10 Марта 2023

Татарстан Республикасы фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан "Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" китаплар сериясенең чираттагы басмасы дөнья күрде.

Татар халкының рухи мирасы нигезен тәшкил иткән әсәрләрне өйрәнүгә, аз билгеле язма чыганакларны бастыруга, татар текстларын өйрәнү процессында яңа тикшеренүләргә багышланган “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” китаплар сериясе яңа җыентык белән тулыланды – күптән түгел тел белгече, язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Галимҗан Шәрәфнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыручы чираттагы чыгарылыш дөнья күрде.

(Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Галимҗан Шәрәф. Әсәрләр. Хатлар, документлар = Духовное наследие: поиски и открытия. Галимжан Шараф. Сочинения, письма, документы/төз., текст, иск. һәм аңл.әзерл.: Э.М.Галимҗанова, Г.Н.Зәйниева, Ф.Г.Фәйзуллина, Г.А.Хөснетдинова: кереш сүз авт.Ф.Г.Фәйзуллина. – Казан: ТӘҺСИ, 2022. – 300 б.)

Китапның нигезен Татарстан Республикасы фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә сакланучы материаллар тәшкил итә.

Җыентыкның беренче бүлеге укучыларны Г.Шәрәфнең фәнни эшчәнлеге белән таныштыра, икенчесендә галимнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителә.

"Арыслан бәк" әсәре һәм Г.Шәрәфнең кулъязма дәфтәрләреннән шигырьләр китапның өченче бүлегендә урнаштырылган. Дүртенчесендә Г.Шәрәфнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы хатлар, рецензияләр һәм төрле документлар китерелә.

Китапка текстлар һәм комментарийлар Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде,  гарәп һәм латин графикасында тәкъдим ителгән беренчел чыганаклар кириллицада беренче тапкыр бастырылды.


Возврат к списку