Татарстан галимнәре Удмуртиядә мелиорацияне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

Татарстан галимнәре Удмуртиядә мелиорацияне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар 20 Марта 2023

2023 елның 14 мартында Удмурт Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Мелиорация – тотрыклы һәм җитәрлек азык-төлек җитештерү нигезе. Татарстан Республикасында мелиорацияне үстерү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе. Мелиоратив игенчелектә заманча технологияләр, техника һәм биологизация» темасына киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә Удмурт Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Абрамова, Удмурт Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Михаил Юдин, Татарстан Республикасы вәкилләре ТР ФА Гамәли эзләнүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Хисмәтуллин, биология фәннәре кандидаты, «Биопрепаратлар «Фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ директоры Римма Ибатуллина, Удмурт Республикасы Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре катнашты.

Татарстанда мелиорация чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында доклад белән Марс Хисмәтуллин чыгыш ясады. Үз докладында ул удмурт хезмәттәшләрен мелиорация өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, шулай ук мелиораторлар тарафыннан Казан аграр университеты, ТР Фәннәр академиясе галимнәре белән берлектә эшләнгән мелиоратив игенчелекнең инновацион алымнарын кертү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Галим шулай ук киңәшмәдә катнашучыларны «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ һәм һәм «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖ каршындагы җир мелиорациясенең инновацион үсешен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча фәнни-техник үзәк эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Үзәк гидромелиоратив, агроурманмелиоратив, культуртехника буенча фәнни эшләнмәләрне үз эченә алган җирләрне мелиорацияләүнең комплекслы проектларын һәм агроландшафт игенчелек системасы нигезендә туфракны агрохимик культуралаштыру комплексы проектларын гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасында мелиорацияне үстерү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шулай ук Татарстан белгечләре тарафыннан эшләнгән, Казан сугару техникасы заводында җитештерелә торган заманча яңгыр техникасы моделе кидәшмәдә катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.

Киңәшмәдә шулай ук төрле авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә су сибүнең экономияле нәтиҗәлелеге һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең туфрак-климат шартларын, матди-техник мөмкинлекләрен исәпкә алып, фәнни нигезләнгән игенчелек системаларын эшләү мәсьәләләре тикшерелде.

Галим биолог Римма Ибатуллина биопрепаратларның туфракны сәламәтләндерү, уңдырышлылыгын арттыру һәм продукциянең экологик чисталыгын арттыру өчен роле һәм Татарстанның игенчелекне биологизацияләү һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру тәҗрибәсе турында сөйләде.

Әлеге киңәшмә Удмурт Республикасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы теориясе һәм практикасы өлкәсендә белгечләр арасында тәҗрибә алмашу буенча яхшы мәйданчык булып хезмәт итте.


Возврат к списку