Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү хезмәткәрләре һәм студентлар өчен республикакүләм зона семинарлары

Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү хезмәткәрләре һәм студентлар өчен республикакүләм зона семинарлары 30 Марта 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм АКБО «Мәгарифтә инновацияләр Милли Үзәге» (Мәскәү шәһәре) белән берлектә 2023 елның 28 мартыннан 30 мартына кадәр мәктәпкәчә, башлангыч белем бирү хезмәткәрләре һәм студентлар өчен мәгълүмати-методик республикакүләм зона семинарлары үткәрде.

Семинарда башлангыч сыйныфлар укытучысы, триз-педагог, социаль-эмоциональ белем бирү эксперты, укыту-методик әсбаплар авторы АНО «Мәгарифтә инновацияләр милли үзәге» һәм «Имтихан» нәшриятының лектор-методисты Винокурова Ирина Анатольевна катнашты.

Семинарлар ТР Түбән Кама муниципаль районының ГАПОУ «Түбән Кама педагогия колледжы», ТР Арча муниципаль районының ГАПОУ «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы», Казан шәһәре Совет районының МБОУ «180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе» базасында узды.

Зона семинарлары кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Башлангыч сыйныф укучыларын укытуда метапредметлы алым. Башлангыч мәктәптә метапредмент дәресе нәрсә ул?

2. “Имтихан” нәшриятының яңа укыту-методик комплектларын кулланып, универсаль уку гамәлләрен рус теле һәм әдәби уку дәресләрендә метапредмет нәтиҗәләренә ирешү ысулы буларак формалаштыру. 2023 елда ВПР.

3. Балаларның мәктәпкә әзер булуының психологик һәм эмоциональ аспектлары.

4. Мәктәпкәчә чорда һәм башлангыч мәктәпнең 1-4 сыйныфларында танып белү процессларын үстерү.

5. Уку кыенлыклары пропедевтикасы. Уку процессын укучыларның фикерләү, сөйләм, интеллектын үстерүгә ярдәм итә торган "Имтихан" нәшриятының укыту-методик комплект әсбаплары белән тәэмин итү.

Семинарда катнашучылар семинарның актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр, лектор И.А.Винокуровага, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәгенә, ТР Түбән Кама муниципаль районының ГАПОУ «Түбән Кама педагогия колледжы», ТР Арча муниципаль районының ГАПОУ «Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия колледжы», МБОУ «180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе»нә рәхмәт белдерделәр.

Семинар тәмамлангач, катнашучылар катнашу турында сертификатлар алдылар.


Возврат к списку