Айгөл Салихова Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә ия булды

Айгөл Салихова Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә ия булды 29 Марта 2023

27 март, Бөтендөнья театр көнендә, Әлмәттә ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») театр премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреатларының берсе – ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Салихова (Габәши).

Дамир Сираҗиев исемендәге Премия 1999 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Җыен» Татар теле һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан бирелә. Айгөл Салихова күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Аны чын күңелдән конкурста җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!


Возврат к списку