ТР Белем бирү оешмаларының фән укытучылары өчен укулар тәмамланды

ТР Белем бирү оешмаларының фән укытучылары өчен укулар тәмамланды 31 Марта 2023

2023 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәгендә фән  укытучылары өчен квалификация күтәрүнең түбәндәге өстәмә һөнәри программалары буенча укыту тәмамланды:

  • «Яңартылган ФДББС таләпләрен исәпкә алып уку процессын оештыру һәм уку предметларын (предмет өлкәләрен) белем бирү оешмасында укыту методикасы»
  • «Укытучының һөнәри компетентлыгы – педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге өчен кирәкле шарт»
  • «Яңартылган ФДББС шартларында уку процессында сәламәтлекне саклау эшчәнлеген оештыру һәм проектлау».
Дәресләрнең аерым төзелгән расписаниесе буенча 72 сәгать күләмендә барлыгы 52 фән укытучысы белем алды.

Уку барышында тыңлаучылар, башлангыч һәм төп белем бирүдә яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында, педагогик эш теориясен үзләштерүгә һәм практикасын аңлауга ярдәм итүче инновацион эшчәнлек белән таныштылар.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар Казан шәһәренең Яңа Савин районы 132 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм  Совет районы 156 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында стажировка үттеләр.

Укуның соңгы этабында педагоглар йомгаклау тестларын уңышлы үтәделәр, аның нәтиҗәләре аларның фән һәм методик компетенцияләргә ия булуның югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Йомгак ясаганда тыңлаучылар квалификация күтәрү программасының практикага юнәлдерелгән характерын, оештыруның югары дәрәҗәсен, эштә төгәллекне, чыгыш ясаучыларның һәм оештыручыларның игелеклелеген һәм профессиональлеген билгеләп үттеләр. Шулай ук теоретик материалның эчтәлекле булуына, практик дәресләрнең һәм стажировка чараларының актуаль һәм әһәмиятле булуына игътибар иттеләр.


Возврат к списку