Россиядә беренче татар типографиясе истәлеген мәңгеләштерү

Россиядә беренче татар типографиясе истәлеген мәңгеләштерү 3 Апреля 2023

2023 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров йөкләмәсе нигезендә, 1801 елда Казанда беренче татар типографиясе барлыкка килүгә һәм 1803 елда анда Коръәннең беренче тиражын бастыруга багышланган мемориаль такта урнаштыру өчен төгәл урынны билгеләү буенча ТР мәдәният министры урынбасары Д.Д.Натфуллин җитәкчелегендә күчмә киңәшмә узды.

Киңәшмәдә КФУ президенты Р.Г.Минзарипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе А.Р.Дирзизов, Казанның баш рәссамы, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы урынбасары Ж.В.Белицкая, республиканың министрлыклары һәм төрле учреждениеләре вәкилләре катнашты. ТР Фәннәр академиясеннән ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галим секретаре, тарих фәннәре кандидаты, доцент Хәбибуллин Марс Зәбир улы чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар якынча Азия типографиясе урнашкан КФУ ишегалдында мемориаль такта урнаштыруны килештерделәр.

М.З.Хәбибуллин, үз чыгышында әлеге вакыйганың барлык татарлар өчен мөһимлеген ассызыклап, мемориаль тактаны «Tatarica 2.0 Онлайн-энциклопедия» мәгълүмати интернет сайтына юнәлтүче QR-код тактачыгы белән тәэмин итәргә тәкъдим итте (http://tatarica.org/ru). ул КФУ президенты Р.Г.Минзариповка университет белгечләре тарафыннан Азия типографиясе турында булган мәкаләне киңәйтүне сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, мәкаләне китап басучыларның, биналарның һәм интерьерның фотосурәтләре, документлар, нәшер ителгән китапларның текстлары, вакыйганың хисләренең тулылыгын тою өчен аудиовизуаль чыганаклар белән тәэмин итүнең мөһимлегенә басым ясады. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына сайтта Коръәннең текстын pdf форматында урнаштыру өчен, шулай ук КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фондыннан типографиядә басылган башка китаплар бирү мөмкинлеген карарга кирәклекне билгеләп үтте.

Россиядә беренче тапкыр Ар-расм Әл-Усмани нормалары белән Коръәнне типографиядә бастыру турында мемориаль такта урнаштыру урыны бирегә бөтен дөньядан туристларын, хаҗиларны һәм төрле делегацияләрне җәлеп итәргә тиеш. Шул максаттан, М.З.Хәбибуллин гарәп телле кунакларга уңайлылык өчен һәм һәр мөселман Азия типографиясенең җентекле тарихы белән таныш булсын өчен университет хезмәткәрләренең мәкалә текстын гарәп теленә тәрҗемә итәргә һәм Tatarica 2.0 сайтында pdf форматында урнаштырырга тәкъдим итте.

ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, педагогия фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Ялалов.


Возврат к списку