Татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл

Татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл 4 Апреля 2023

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Татар телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары» түгәрәк өстәле эшендә катнашты.

Чараны ачу барышында катнашучыларны Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чараларны тәҗрибә уртаклашу, проблемалы мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен үткәрү бик мөһим. РИИ һәм КИУ ректоры шулай ук катнашучыларга түгәрәк өстәл эшендә уңышлар теләде. “Әлеге чара барлык катнашучылар өчен дә уңышлы һәм файдалы булыр дип өметләнәм”, - Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шакурова туган (татар) теле буенча заманча дәреслекләрдә лексик темаларның үзенчәлекләре турында сөйләде. Шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллинаның чыгышы туган (татар) әдәбияты буенча яңа укыту-методик комплект чаралары белән этномәдәни компетенция формалаштыру проблемасына багышланган иде.

Чара барышында татар телен укытуның актуаль мәсьәләләре тикшерелде, татар телен укытканда дини текстлар белән эшләү, татар телен һәм әдәбиятын укытканда төркемнәргә бүлү, дини уку йортлары өчен татар теле дәреслекләрен әзерләү үзенчәлекләре каралды.


Возврат к списку