ТР Фәннәр академиясе вице-президенты СПЭК-2023 VIII Санкт-Петербург халыкара икътисадый конгрессында катнашты

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты СПЭК-2023 VIII Санкт-Петербург халыкара икътисадый конгрессында катнашты 10 Апреля 2023

2023 елның 31 мартында Санкт-Петербургның Таврия сараенда Россия Ирекле икътисади җәмгыяте съезды, Халыкара икътисадчылар берлеге җыелышы һәм VIII Санкт-Петербург халыкара икътисади конгрессы (СПЭК-2023) узды. Конгресс Глобаль трансформация чакырулары шартларында сәнәгать сәясәте: индустриаль үсешнең яңа этабына күчү теориясе һәм практикасы (НИО.2)” темасына багышланды.

СПЭК-2023 пленар утырышында кыскача докладлар белән танылган галим-икътисадчылар чыгыш ясады, алар арасында Аганбегян А.Г., Глазьев С.Ю., Бузгалин А.В., Бахтизин А.Р., Крюков В.А., Окрепилов В.В. һ.б.

Конгресс кысаларында уздырылган ХХІ гасырның технологик һәм социаль-икътисади трансформацияләре: методология, теория, практикахалыкара пленар конференциясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, профессор Вадим Васильевич Хоменко чыгыш ясады.

В.В. Хоменконың «Евразия интеграциясе үсеше проблемалары һәм перспективалары: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» темасына чыгышы конференциядә катнашучыларда кызыксыну уятты.

Бу хакта тулырак


Возврат к списку