«Энергетикада икътисадый-хокукый җайга салу» темасына халыкара түгәрәк өстәл

«Энергетикада икътисадый-хокукый җайга салу» темасына халыкара түгәрәк өстәл 7 Апреля 2023

2023 елның 6 апрелендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Беларусь Республикасы Милли фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан «Энергетикада икътисадый-хокукый җайга салу» темасына халыкара түгәрәк өстәл оештырылды. Чара кысаларында Евразия икътисади берлеге илләренең энергетика иминлеге мәсьәләләре, энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның хокукый чаралары, энергетика тармагында белгеч-менеджерлар әзерләү һ. б. тикшерелде.

Беларусь Милли фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе арасында хезмәттәшлекне үстерү максатыннан, түгәрәк өстәлдә катнашучылар ел саен фән, мәгариф оешмалары, энергетика компанияләре вәкилләре, Союз дәүләтенең закон чыгару, башкарма дәүләт органнары вәкилләре катнашында энергетикада икътисади-хокукый проблемаларны тикшерү буенча фәнни чаралар үткәрү тәкъдиме белән чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәл утырышының онлайн-язмасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин


Возврат к списку