Мәгълүмати технологияләр буенча Республика фәнни-гамәли конференциясенә йомгак ясалды

Мәгълүмати технологияләр буенча Республика фәнни-гамәли конференциясенә йомгак ясалды 10 Апреля 2023

2023 елның 7 апрелендә Казан шәһәре Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм укытучылары өчен Укытучылар һәм остазлар елына багышланган «XXI гасыр глобальләшү шартларында заманча белем бирү киңлегендә мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Казан шәһәре Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырды. Конференциягә 100дән артык эш тәкъдим ителгән, шуларның 43е икенче этапка узган.

Конференциянең максаты – педагогларны һәм укучыларны уку-укыту процессында мәгълүмати технологияләрне һәм электрон белем бирү ресурсларын актив куллануга мотивацияләү.

Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Белем бирүне цифрлаштыру шартларында укытуда традицияләр һәм инновацияләр;

- цифрлы белем бирүнең социаль-икътисади аспектлары;

- цифрлы белем бирүнең теоретик-методологик аспектлары;

- цифрлы белем бирү технологияләре: программалы тәэмин ителеш, болыт сервислары, роботлаштыру, болыт исәпләүләре, зур мәгълүматлар, цифрлы продуктлар, ясалма интеллект, сайт төзелеше.

Катнашучылар 4 секциядә эшләделәр: 1) педагогик; 2) 2-6 сыйныф укучылары өчен; 3) 7-9 сыйныф укучылары өчен; 4) 10-11 сыйныф укучылары өчен.

Эшне йомгаклап, экспертлар укучыларның эшләрендә темаларның төрлелеге һәм эшләрнең тирән эчтәлекле булуы белән гаҗәпләнүләрен белдерделәр. Яшь тикшеренүчеләрнең һәм аларның остазлары – укытучыларының да кызыксынуы күренә дип билгеләп үттеләр.

Шулай ук игълан ителгән проблемаларның актуальлеге, фикер алышу мәсьәләләренең гамәли әһәмияте һәм конкретлыгы ассызыкланды. Барлык чыгыш ясаучылар да оештыру әзерлегенең югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр, конференция уздырганнары өчен ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләренә, Казан шәһәре Идел буе районының МББУ «114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» коллективына рәхмәт белдерделәр.

Һәр секция буенча җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 


Возврат к списку