Этносәяси конфликтларның тарихына һәм бүгенгесенә багышланган очрашу-лекция

Этносәяси конфликтларның тарихына һәм бүгенгесенә багышланган очрашу-лекция 11 Апреля 2023

31 мартта Казан федераль университетында Сербия мисалында этносәяси конфликтларның тарихына һәм бүгенгесенә багышланган очрашу-лекция узды. Очрашуның инициаторлары булып “1+1” конфликтологик ярдәм хезмәте активистлары һәм аның җитәкчесе конфликтология кафедрасының 3 курс студенты Ирина Молодцова булды.

Чакырылган лекор сыйфатында конфликтология кафедрасының баш укытучысы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең яшь галимнәр Советы Рәисе, Сәяси фәннәр кандидаты Денисов Андрей Евгеньевич чыгыш ясады.

Очрашу кысаларында Югославия җирләренең Госман империясе хакимлеге астында булуыннан башлап, Серблар, хорватлар һәм словеннар Корольлегендә (соңрак Югославия) сугышлар арасындагы сәяси процесс практикасы, "Бөек Сербия" идеяләре һәм социалистик чорда ук икътисади үсеш һәм сәяси вәкиллек диспропорцияләре мәсьәләләре, 1990 һәм 2000 елларда Югославия кризисының алшартлары каралды. 1980 елларда Иосиф Броз Тито үлгәч, җәмгыятьнең конфликтлы аспектлары каралды, алар Югославиядә гражданнар сугышлары башлануга турыдан-туры башлангыч булып тора. Моннан тыш, кыскача Словениядә "Ун көнлек сугыш" (1991), Хорватиядә гражданнар сугышы (1991-1995), Босниядә гражданнар сугышы (1992-1995) һәм Косово вакыйгалары (1998-1999) сәбәпләре, яклары һәм үзенчәлекләре анализланды. Бу төбәкләрдә хәзерге конфликтлылыкка бәя бирелде.

Очрашу-лекция дусларча җиңел атмосферада узды, анда һәркем кызыксындырган сорауларны бирде һәм үз фикерен әйтә алды. Бу очрашулар форматы катлаулы әйберләр турында гади телдә сөйләшергә мөмкинлек бирә һәм яшьләр аудиториясе өчен кызыклы булып тора.


Возврат к списку