Төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль ассамблеясының VI утырышы

Төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль ассамблеясының VI утырышы 17 Апреля 2023

14-15 апрельдә Алматы шәһәрендә Әл-Фәраби исемендәге Казахстан милли университеты ярдәме белән Төрки академия Төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль ассамблеясының VI утырышын уздырды.

Чарада Казахстан Республикасы Фән һәм югары белем министры Саясат Нурбәк, Төрки академия президенты Шаин Мостафаев, Әл-Фараби исемендәге Казахстан милли университеты ректоры Жансеит Туймебаев, Будапештта төрки дәүләтләр оешмасы вәкиллегенең башкарма директоры Янош Ховари, Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе президенты Иса Габиббейли, Казахстан Республикасы Милли фәннәр академиясе президенты Кунсулу Закарья, Кыргыз Республикасы Милли фәннәр академиясе президенты Канатбек Абдрахматов, Төркия Фәннәр академиясе президенты Музаффер Шекер, Монголия Фәннәр академиясе президенты Рэгдэл Дугэр, Башкортстан Республикасы (РФ) Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов, Татарстан Республикасы (РФ) Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең баш галим секретаре Гайрат Бахадиров, шулай ук төрки телле илләрнең кайбер югары уку йортлары ректорлары һәм танылган галимнәре катнашты.

Утырыш кысаларында Төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль ассамблеясының рәислеге Кыргыз Республикасы Милли Фәннәр академиясеннән Татарстан Фәннәр академиясенә күчте. Генераль Ассамблеяның VII утырышы Казанда узачак.

Утырышта төрки дәүләтләр арасында фәнни хезмәттәшлекне тирәнәйтү перспективалары, шул исәптән экология, су ресурсларын рациональ куллану, заманча технологияләрне үстерү, яшел энергетика һәм башка өлкәләрдә уртак фәнни-тикшеренү программалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, төрки халыкларның гомуми тарихын, телләрен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Төрки илләрнең һәм Россия Федерациясе субъектларының фәнни берләшмәләре арасында гуманитар фәннәр өлкәсендә төрки халыкларның гомуми тарихын, телләрен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне тагын да тирәнәйтү мәсьәләсе күтәрелде.

Көн тәртибе мәсьәләләрен тикшерү барышында катнашучылар Төрки академиянең компетенция өлкәсен табигый һәм техник фәннәр хисабына киңәйтүнең уңышлы булачагын билгеләп үттеләр.

Төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль ассамблеясы 2015 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе инициативасы белән Астанада нигезләнгән, беренче утырыш Төрки академия мәйданчыгында узган. 


Возврат к списку