А.П.Смирновның 125 еллыгына багышланган “Урта гасырлар чорында Идел буе” фәнни семинары

 А.П.Смирновның 125 еллыгына багышланган “Урта гасырлар чорында Идел буе” фәнни семинары 30 Мая 2023

2023 елның 28 маенда ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының Халыкара археологик базасында (Болгар шәһәре, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы) Алексей Петрович Смирновның 125 еллыгына багышланган «Урта гасырлар чорында Идел буе» фәнни семинарының икенче утырышы узды. Чараларны оештыручылар – РФА Археология институты һәм ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты.

Семинар эшендә онлайн һәм офлайн форматларда Мәскәү, Казан һәм Самара фәнни учреждениеләреннән 20дән артык галим һәм тикшеренүче катнашты. Докладларда Идел буе археологиясен өйрәнүнең актуаль проблемалары, А.П.Смирновның төбәк археологиясен үстерү, тарихи танып белү концепцияләрен формалаштыру өчен эшчәнлегенең роле һәм әһәмияте каралды.

Семинарда катнашучылар мондый төрдәге фәнни чаралар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм бу тикшеренүләрнең Идел буе археологиясе үсешенең тарихи этапларын җентекләп тикшерүгә, археология фәнен үстерүгә конкрет тикшеренүчеләрнең ролен һәм аларның керткән өлешен аңларга гына түгел, ә киләчәк тикшеренү бурычлары өчен горизонтларны киңәйтергә мөмкинлек бирә дип билгеләделәр. Мәсәлән, 1950 елдан 1957 елга кадәр үткәрелгән Куйбышев археологик экспедициясе, XX гасыр уртасындагы зур экспедицияләрнең берсе буларак, барлык аспектлары чагылдырылган аерым басмага лаек дип билгеләп үтелде.

Возврат к списку