ТӘһСИ-2023 комплекслы экспедицияләре: Мордовия Республикасының Ләмбрә һәм Ромодановск районнары

ТӘһСИ-2023 комплекслы экспедицияләре: Мордовия Республикасының Ләмбрә һәм Ромодановск районнары 20 Июля 2023

2023 елның 19-30 июнендә узган комплекслы экспедиция вакытында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Мордовия Республикасының Ләмбрә һәм Ромодановск районнарындагы 15 торак пунктта эш алып бардылар.

Экспедиция җитәкчесе, фольклорчы Илмир Ямалтдинов, фольклорчы Рузия Сафиуллина, тел белгече Әлфия Булатова, музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова, археограф Ләйлә Гарипова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, эпиграфист Венера Усмановадан торган экспедиция төркеме зур эшчәнлек алып барды.

Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнгәннәр, алар бай тел, фольклор, сәнгать белеме, музыка, археография, эпиграфия материалларын, шулай ук традицион мәдәният буенча материалларны җыеп танышканнар.

Галимнәр бу территориядә яшәүче татарларның рухи һәм матди мәдәниятенең бай мирасын өйрәнгәннәр, шул исәптән музыкаль-шигъри һәм хореографик мәдәниятнең күп санлы үрнәкләре яздырылган, әлеге төбәкнең музыкаль фольклорын йөртүче 50гә якын информант сораштырылган. Нәтиҗәдә, 100 дән артык җыр, җыр-бию уеннары, балалар фольклоры, эпик әсәрләр һәм татарларның дини-шигъри мәдәнияте вариантлары теркәлгән.

Алар арасында көйләп укылган әсәрләр, кыз елату, бәетләр кебек аеруча кыйммәтле язмалар бар. Информантлар бу якларда киң таралган җырлы-биюле «Зәрия» уенын бик теләп күрсәттеләр, бүген дә киң таралган такмаклар һәм кодалар җырын аеруча яратып башкардылар.

XIX гасыр уртасына караган нота кушымталы уникаль кулъязма әлеге экспедициядәге зур табышларның берсе булып тора. Ул Кырви авылы имамы Рәмис Гөбәйдулловның шәхси архивында сакланган.

Мордовия Республикасында күп санлы татар торак пунктлары булуын исәпкә алып, бу төбәк татарларының рухи һәм матди мирасын тикшерү эше дәвам ителәчәк һәм фәнни басмаларда яктыртылачак.

Рәмис Гөбәйдулловның шәхси архивында сакланган ноталы кулъязма.


Возврат к списку