ТР Фәннәр Академиясе Президенты ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты коллективы белән очрашты

ТР Фәннәр Академиясе Президенты ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты коллективы белән очрашты 21 Июля 2023

2023 елның 20 июлендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында булды.

Визит вакытында Рифкать Нургали улы Миңнеханов институт җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашты, эш шартлары белән танышты. Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗев Президентка фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм соңгы берничә елдагы нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Очрашу кысаларында Р.Н.Миңнеханов Институт үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Бу – талантлы яшьләрне тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү максатларын тормышка ашырганда югары уку йортлары, республика министрлыклары һәм башка фәнни учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү. Әлеге тикшеренүләр һәм эшләнмәләр җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итү, россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турында мәгълүматның россиялеләр өчен ачык булуын арттыру мәсьәләләрен хәл итергә ярдәм итәчәк.


Возврат к списку