Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академияләре президентлары очрашуы

Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академияләре президентлары очрашуы 26 Июля 2023

Бүген, 26 июльдә, Уфа шәһәренең Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов очрашты.

Очрашу барышында президентлар Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикаларының фәнни-технологик үсеше программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә БР һәм ТР фәннәр академияләренең үзара хезмәттәшлеге, республикаларның һәркайсында «Фән һәм технологиянең унъеллыгы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында уртак чаралар үткәрү турында фикер алыштылар. Шулай ук республикаларның федераль программаларда катнашуы һәм ике академиянең хезмәттәшлеге турындагы килешү нигезендә Башкортостан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең уртак тикшеренүләренең һәм эшләнмәләренең башка өстенлекле юнәлешләре турында фикерләр белдерелде.

Очрашу турында тулырак мәгълүмат белән Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында танышып була


Возврат к списку