Урал федераль университеты студентлары Болгар археология экспедициясендә катнашты

Урал федераль университеты студентлары Болгар археология экспедициясендә катнашты 26 Июля 2023

Ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Болгар археология экспедициясе составында археологик практика узалар. Быел экспедиция эшендә Урал федераль университетында укучы студентлар төркеме катнашты.

Казан һәм Екатеринбург археологларын күптәнге тыгыз элемтәләр бәйли. Казанда аспирантура тәмамлап, берничә ел эшләгәннән соң, 1960 елда УрФУның археология һәм этнология кафедрасының археология юнәлешен В.Ф.Генинг җитәкли башлый. Шулак ук ул Урал археология мәктәбенә дә нигез салучы булып тора. Идел буе Болгар дәүләте тарихын өйрәнү Владимир Федоровичның төп фәнни кызыксынуы булмаса да, ул 1955-1960 елларда борынгы Болгар һәйкәлләрендә үткәргән тикшеренүләр болгарларның Урта Иделдә барлыкка килү вакытын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирде, бу озак вакыт дәвамында археологлар һәм тарихчылар арасында кайнар бәхәс темасы булып килгән иде. Моннан тыш, В.Ф. Генинг заманча теория һәм археологик тикшеренүләр методикасын эшләүчеләрнең берсе булып кала, әлеге теория һәм методиканы УрФУ студентларына практикада дөрес итеп кулланырга туры киләчәк. Болгар шәһәрлегендә бу кыр сезоны эшләре шәһәр яшәешенең иртә, монгол чорына кадәрге вакыт аралыгындагы материалларны эзләүгә юнәлдерелде. Аерым алганда, монгол чорына кадәрге саклау ныгытмаларын ачыклау омтылышы ясалды.

"Быел Урал федераль университеты һәм А.Х.Халиков исемендәге Археология институты арасында төзелгән укучыларны практик яктан әзерләү турында килешү кысаларында, университетыбыз студентлары КФУ студентлары белән берлектә Болгар шәһәрлегендә – Урта гасыр истәлекле һәйкәлендә археологик практика узалар. 

Безнең төркем УрФУның «Тарих факультеты» департаментының беренче курс студентларыннан тора. Әлеге төркемдә 12 укучы. Яшьләрнең күпчелеге өчен бу археологик казу эшләрендә катнашу – беренче тәҗрибә һәм аларга әлеге практика бик ошый – археологик материал бик кызыклы (тәңкәләр, бизәнү әйберләре, ялтыравык керамика һ.б.), шулай ук казу эшендә дустанә атмосфера хөкем сөрә.

Безнең Болгар экспедициясендә катнашуыбыз студентлар арасында да, университет хезмәткәрләре арасында да, А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм КФУ хезмәткәрләре арасында да озак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен нигез булыр", – дип билгеләп үтте УрФУ практика җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, Борынгы дөнья һәм Урта гасырлар тарихы кафедрасы доценты Наталья Жигалова.


Возврат к списку