Башкортстан һәм Татарстан галимнәре уртак Республика галимнәре ассоциациясен булдырырга ниятли

Башкортстан һәм Татарстан галимнәре уртак Республика галимнәре ассоциациясен булдырырга ниятли 27 Июля 2023

Бу хакта 2023 елның 26 июлендә Башкортстан башкаласы Уфада Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов очрашуы барышында сөйләделәр.

Очрашуда ике республиканың фән өлкәсендәге уртак эшчәнлеге нәтиҗәләре, фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук инновацион проектларны уртак гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм якын киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.

Шулай ук Башкортстан Фәннәр Академиясендә галимнәр катнашында түгәрәк өстәл узды, анда катнашучылар хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр: нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, файдалы казылмалар геологиясе, авыл хуҗалыгы, Башкортстан һәм Татарстан халыклары тарихы һәм мәдәнияте.

Ике академия тәкъдимнәре нигезендә хезмәттәшлекнең «Юл картасы» төзелде, анда 40тан артык чара, шул исәптән һәр республикада «Фән һәм технологиянең унъеллыгы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, республикаларның федераль программаларда катнашуы һәм уртак тикшеренүләрнең башка өстенлекле юнәлешләре урын алды.

Интервьюга сылтама


Возврат к списку