ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ коллективы белән очрашты

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ коллективы белән очрашты 2 Августа 2023

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ коллективы белән очрашуы вакытында институтның төп эшчәнлек юнәлешләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

ТӘһСИ директоры Ким Миңнуллин, институт территориясен һәм бинасын урап узганнан соң, хезмәткәрләр белән очрашуда коллектив эшчәнлегенең төп юнәлешләре, галимнәр тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр турында сөйләде, шул ук вакытта Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИ бүген Россиядә татар филологиясе, фольклоры, сәнгате мәсьәләләрен һәрьяклап өйрәнү белән шөгыльләнүче бердәнбер академик учреждение булып торуын билгеләп узды. Ким Миңнуллин «Мирасханә» язма мирас үзәге эшенә аерым тукталды, аның эшчәнлеге агымдагы елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Туган тел көне кысаларында тәкъдим ителде.

Фикер алышу барышында институт эшчәнлегенең күпкырлылыгы билгеләп үтелде һәм бүген галимнәр алдында дөнья фәненең һәм заманча технологияләрнең югары үсеш темпларын куя торган перспективалы бурычлар билгеләнде. Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үз чыгышында Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка субъектларының, төрки илләрнең фәнни-тикшеренү учреждениеләре, югары белем бирү оешмалары, шулай ук Татарстан Республикасының министрлыклары, ведомстволары һәм башка оешмалары белән Тел, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча уртак проектларны тормышка ашыру һәм үзара хезмәттәшлек итү буенча максатчан эшкә басым ясады; милли мәдәниятләрне өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен фәнни яктан өйрәнүне дәвам итү кирәклеген билгеләп узды, институт хезмәткәрләренең «Яңарыш» фонды оештырган фәнни-концептуаль озата бару чараларында актив катнашуында басым ясады.


Возврат к списку