ТР Фәннәр Академиясе Президентының ТР Фәннәр академиясе институтлары һәм үзәкләре коллективлары белән очрашуы

ТР Фәннәр Академиясе Президентының ТР Фәннәр академиясе институтлары һәм үзәкләре коллективлары белән очрашуы 2 Августа 2023

2023 елның 1 августында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгендә, Ислам тикшеренүләре үзәгендә, Гамәли семиотика институтында һәм Гамәли тикшеренүләр институтында булды.

Визит барышында ТР Фәннәр академиясе президенты ТР Фәннәр академиясе институтлары һәм үзәкләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашты, эш шартлары белән танышты.

Җитәкчеләр Фәннәр академиясе президентына үз коллективларының фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм соңгы берничә елдагы нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Очрашулар кысаларында Р.Н.Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәләренең беренче чираттагы бурычларын билгеләп үтте: дәүләт йөкләмәсен үтәү, дәүләт программаларында һәм проектларында катнашу. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең институтлары һәм үзәкләре үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде:

1)федераль программаларны гамәлгә ашырганда югары уку йортлары, республика министрлыклары һәм башка фәнни учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү;

2)«Фән һәм технологиянең унъеллыгы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, фәнни тикшеренүләрнең перспективалы һәм яңа юнәлешләрендә катнашу;

3) яшьләрне фәнни тикшеренүләр өлкәсенә җәлеп итү һәм башкалар.


Возврат к списку