Монголиядә археологик тикшеренүләр

Монголиядә археологик тикшеренүләр 1 Августа 2023

2023 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы галимнәренең Монголиягә археологик экспедициясе эше башланды. Экспедиция составы Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты белгечләреннән гыйбарәт.

Экспедиция кысаларында Монголия Фәннәр академиясе һәм Монголия Дәүләт Университеты галимнәре белән урта гасыр дала Евразиясе археологиясе проблемалары һәм уртак тикшеренүләр перспективалары буенча түгәрәк өстәл оештырылды.

Археологик экспедиция эше Уйгыр каганатының төньяк башкаласы Бай-балыкны (Бийбулаг шәһәрлеге) һәм Төньяк Монголиядә төрки дөнья белән бәйле башка һәйкәлләрне өйрәнү буенча күпьеллык тикшеренүләрне дәвам итә. Экспедиция, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында, ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Монголия Фәннәр академиясенең Археология һәм тарих институты тарафыннан оештырыла.


Возврат к списку