Алтай Республикасында археологик тикшеренүләр

Алтай Республикасында археологик тикшеренүләр 8 Августа 2023

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында А.Х. Халиков исем. ТР Фәннәр академиясе Алтай Республикасы территориясендә археологик тикшеренүләр үткәрә.

Алтай Республикасының Онгудай һәм Улаган районнары территориясендә урнашкан кыя сәнгате һәйкәлләренең, руник язуларның һәм уйгыр язулары белән ясалган язуларның торышын төгәлләштерү буенча тикшеренү эшләре алып барыла (кыр эшләре җитәкчесе А.У.Урбушев).

Онгудай районында археологик мирас объекты турында мәгълүматны төгәлләштерү максатыннан Сетерлю-1 кыя сәнгате һәйкәлендә локаль җир эшләре үткәрелгән. Бу һәйкәл 2022 елда ачылган. Объектның торышын һәм саклануын тикшерүдән тыш, элек үткәрелгән йолаларның калырга мөмкин булган эзләрен ачыклау буенча да эшләр башкарылган. Кайбер тикшеренүчеләр мәгълүматлары буенча, охшаш һәйкәлләрдә еш кына петроглифлы яссылыкларда кайбер йолалар үткәрелгәнлеге турында дәлилләр табылган. Әмма Сетерлю-1 һәйкәленә карата мондый фараз расланмаган.

Уркошның (алтай телендә- Öркöш) иртә Урта гасырлар һәйкәлендә Уйгыр язуы белән ясалган элек билгеле булмаган язулар табылган. Шулай ук иртә Урта гасырлар чорына караган Туэкта һәйкәлендә Е.А.Миклашевич тарафыннан инде 1989 елда ук документлаштырылган петроглифлар төркемен тану мөмкин булган. Һәйкәлнең “Туйук-Туу” исеме алтай теленнән тәрҗемә иткәндә ябык биек тауны аңлата.

Улаган районында Алтай дәүләт табигый биосфера тыюлыгы хезмәткәре С.В. Трифанова белән берлектә тикшерүләр алып барыла. Бу тыюлык чикләрендә Челюш кордонында чылбыр барлыкка китерүче курганаларның урнашуы тикшерелгән. Ачыкланган материалн (орнаментлы керамик савыт фрагментлары) табылдыкларны иртә тимер гасырына карый дип фаразларга мөмкинлек бирә.

А.У.Урбушев Телец күлендәге Яшьләр археология мәктәбе эшендә катнашты. Мәктәп эшчәнлеге уникаль табигый объект булып саналган Алтай тыюлыгының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, эзләүгә һәм саклауга юнәлдерелгән. А.У.Урбушев Россиянең төрле почмакларыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Таулы Алтай, Кемерово, Владивосток һ.б.) җыелган катнашучылар өчен Таулы Алтайның кыяда сәнгате һәйкәлләрен һәм һәйкәлләрнең төрле төрләрен археологик документлаштыру ысулларын өйрәнүгә багышланган лекция укыды. Визит барышында археология тикшеренүләре өлкәсендә алга таба фәнни хезмәттәшлек турында фикер алышу булды һәм А.Х. Халиков исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Алтай дәүләт табигый биосфера тыюлыгы арасында фәнни килешү төзүгә карар ителде.


Возврат к списку