15 август - Археологлар көне

15 август - Археологлар көне 15 Августа 2023

15 августта Археологлар көне билгеләп үтелә. Бу көн үзенең һөнәри тормышын археологик мирасны өйрәнүгә, саклауга һәм популярлаштыруга багышлаган барлык кешеләр өчен бәйрәм.

Күп кенә һөнәрләр арасында археология сирәк һәм кызыклы һөнәр буларак танылган. Шул ук вакытта археология ул игътибар, фантазия, сабырлык, төгәллек, күп санлы фәнни белем һәм командада эшләү осталыгын таләп итүче авыр, тырыш хезмәт.

ТР Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәттәшләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Нык сәламәтлек, кызыклы экспедицияләр, яңа ачышлар һәм уникаль табышлар телибез!


Возврат к списку