«100% Татарстан» Сәламәтлек формуласы»

«100% Татарстан» Сәламәтлек формуласы» 14 Августа 2023

2023 елның 10-11 августында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы «100% Татарстан» Сәламәтлек формуласы»онлайн-чарасын үткәрде. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы, Россия Фәннәр Академиясе Иҗтимагый фәннәр бүлегенең «Россиянең демографик һәм миграция проблемалары» фәнни советы әгъзасы Ч.И.Илдарханова 2019 елда уздырылган «Татарстан Республикасы укучылары сәламәтлегенең социаль детерминантлары» социологик тикшеренү нәтиҗәләрен игълан итте.

Тикшеренү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге тарафыннан лицей, гимназия, урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә (шул исәптән аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән) укучыларының ата-аналары арасында сораштыру формасында уздырылды (Казан шәһәре, Татарстан Республикасының Арча һәм Чистай муниципаль районнары).

Интервьюга сылтама


Возврат к списку