ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе 2023
2023 елның 16 августында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хезмәткәрләре ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаштылар.
Чара Б.Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уздырылды. Киңәшмәнең төп темасы - «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре».
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнашты.