"Имтихан" нәшрияты ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде

22 Ноября 2023

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«Имтихан» нәшрияты сезгә мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре һәм җитәкче кадрлар өчен республика чараларын югары дәрәҗәдә оештырган өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә!

Без булган мөнәсәбәтләрне кадерлибез. Сезгә эшчәнлегегездә уңышлар телибез һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «Ммтихан» нәшрияты белән 14.01.2022 елгы э/р-24/01-22 номерлы шартнамә нигезендә мәгариф педагогик хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем алуына фәнни-методик ярдәм күрсәтү һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына күчүне мәгълүмати-методик тәэмин итүгә юнәлдерелгән уртак эшчәнлекне гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек итә.


Возврат к списку