Татарстан Республикасы Дәүләт Советында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар 30 Ноября 2023

2023 елның 29 ноябрендә ТР Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.

Чарада ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, иҗтимагый фәннәр докторы, РФА иҗтимагый фәннәр бүлегенең «Россиянең демографик һәм миграция проблемалары» фәнни советы әгъзасы Ч.И.Илдарханова катнашты һәм «Татарстан Республикасында социаль активизм һәм демография» доклады белән чыгыш ясады.

Республика парламентында очрашу ТР Иҗтимагый палатасының «Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында узды, анда традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча


Возврат к списку