Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр фәнни конгрессы

Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр фәнни конгрессы 28 Ноября 2023

Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең (ОИС) II яшьләр фәнни конгрессы эшли башлады. Ул 25 илдән 150 катнашучыны берләштерә. Ачылу тантанасында ТР Фәннәр академиясе вице-президенты А.А.Тимерханов катнашты.

Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов катнашучыларны Татарстан Республикасы фәнни җәмәгатьчелеге исеменнән сәламләде. Үз чыгышнда ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – үз-үзен тормышка ашырырга, шул исәптән фәнни өлкәдә дә омтылырга әзер булган талантлы, иҗади, актив, сәләтле яшьләр белән эшләү иде һәм шулай булып кала да. Һичшиксез, бу безнең илнең киләчәгенә – үз-үзен тәэмин итүче, көчле һәм һәр яктан суверен ил өчен –  җиңелмәс инвестицияләр.

Бу максаттан Фәннәр академиясе яшьләрне фәнгә җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыра: галимнең, педагогның, остазның абруен һәм статусын ныгыта, чөнки фәнни эшчәнлек белем бирү, лаеклы смена әзерләү белән бергә үрелеп бара».

Форум вакытында яшь галимнәр биомедицина һәм био- нефть-газ һәм мәгариф технологияләре, халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокук, архитектура, дизайн, сәнгать өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Конгресс экспертлары булып КФУ галимнәре һәм Фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комитет (COMSTECH), Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ICESCO), Ислам сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге (IRCICA), ОИС яшьләр форумы (ICYF) кебек халыкара оешма вәкилләре чыгыш ясаячак.

Конгресс эше Казан федераль университетының биш мәйданчыгында узачак. Конгресс эше нәтиҗәләре буенча финалистларның фәнни хезмәтләре җыентыгы бастырылачак.


Возврат к списку