Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә Кытай Халык Республикасы делегациясе килде

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә Кытай Халык Республикасы делегациясе килде 7 Декабря 2023

6 декабрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә Кытай Халык Республикасы делегациясе килде. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм аларны Фәннәр академиясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

"Кытай безнең өчен дус партнер, без аның белән тыгыз элемтәләр урнаштырабыз. Моның мисалы – 2023 елда Казанда узган «РОСТКИ» халыкара форумы. Анда безнең хезмәттәшлек нигезендә гамәлгә ашырыла торган күп санлы проектлар тәкъдим ителде. Моннан тыш, күптән түгел Татарстан делегациясенең Шэньчжэнь шәһәренә визиты булды, ул төрле килешүләргә кул кую белән тәмамланды», - дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов.

Кытай вәкилләре үз чиратында Татарстан Республикасы белән бергәләп гамәлгә ашырырга планлаштырылган проектларны да тәкъдим иттеләр. Очрашу ахырында Кытай делегациясенә авыл хуҗалыгы өлкәсендә безнең республика галимнәренең эшләнмәләре белән күргәзмә тәкъдим ителде.


Возврат к списку