Саха (Якутия) Республикасы Фәннәр академиясенә 30 ел

Саха (Якутия) Республикасы Фәннәр академиясенә 30 ел 7 Декабря 2023

Бүген ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Якутия Республикасы Фәннәр академиясенең 30 еллыгына багышланган Якутия башлыгы каршындагы фән, югары белем һәм фәнни-технологик сәясәт советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

7 декабрьдә Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәте йортында Саха Республикасы(Якутия) Фәннәр академиясе оешуга 30 ел тулуга багышланган фәнни җәмәгатьчелек һәм РС Фәннәр академиясе президиумының тантаналы утырышы узды.

Тантаналы утырыш барышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов, Абхазия Фәннәр академиясе президенты Зураб Джапуа һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе урынбасары, РФА СО Җылылык физикасы институты директоры Дмитрий Маркович колллегаларын юбилей белән котладылар.

"Бу елларда Якутия илнең стратегик мөһим төбәкләренең берсенә, Арктика һәм Ерак Көнчыгышның икътисади, фәнни һәм мәгариф үзәгенә әверелде. Бу, һичшиксез, сезнең Фәннәр академиясенең зур казанышы һәм зур өлеше. Бу уңышлар артында ныклы фәнни база, югары профессионализм, белем, тәҗрибә, коллективның җаваплылыгы һәм фидакарьлеге тора. Сезнең миссия Саха (Якутия) Республикасы һәм тулаем илебезнең үсеше һәм иминлеге өчен барлык киләчәк проектларда дәвам итә. - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов үзенең котлау чыгышында.

Саха (Якутия) Республикасы Фәннәр академиясе 1993 елның 20 декабрендә республиканың беренче президенты Михаил Николаимович Николаев Указы белән төзелә.


Возврат к списку