ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко Алматы шәһәрендә Үсемлекләрне саклау һәм карантин буенча казах фәнни-тикшеренү институтына нигез салынуга 65 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко Алматы шәһәрендә Үсемлекләрне саклау һәм карантин буенча казах фәнни-тикшеренү институтына нигез салынуга 65 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша 15 Декабря 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли тикшеренүләр институтының органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәге белгечләре 2023 елның 13-17 декабрендә Казахстан республикасының Алматы шәһәрендә уза торган «Фитосанитар куркынычсызлык: куркынычлар һәм аларны хәл итү юллары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашалар.

Үзәк җитәкчесе, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Васильевич Хоменко конференциянең пленар утырышында «Органик авыл хуҗалыгы, шул исәптән үсемлекчелек буенча программалы алым» дигән доклад белән чыгыш ясады.

«Үсемлекләрне саклау системасында биотехнологияләр» секциясендә үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Хисмәтуллин Марс Мансур улы «Глобаль климат үзгәрү шартларында АПК өчен мелиорациянең күп функцияле роле һәм әһәмияте» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе составында «Биопрепараты» «Фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ директоры Римма Петровна Ибатуллина «Экологик куркынычсыз технологияләр ярдәмендә туфракның биологик потенциалын арттыру» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Ж.Жиембаев исемендәге Казах үсемлекләрне саклау һәм карантин фәнни-тикшеренү институты коллективына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен һәм институтның 65 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды.

Коллективлар арасында фәнни хезмәттәшлекне булдыруга һәм аңа ярдәм итүгә керткән зур өлеше өчен, Ж.Жиембаев исемендәге Казах үсемлекләрне саклау һәм карантин фәнни-тикшеренү институты идарәсе рәисе урынбасары, биология фәннәре кандидаты Успанов Алибәк Марат улына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең рәхмәт хаты тапшырылды.


Возврат к списку