Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Кытай Халык Республикасы делегациясен кабул итте

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Кытай Халык Республикасы делегациясен кабул итте 17 Декабря 2023

2023 елның 16 декабрендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Чжухай Яньсюэтан / Мәгариф технологияләре» Кытай компаниясе җитәкчесе Ху-Ялинны һәм аны озата баручы затларны кабул итте. Очрашу барышында алга хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре билгеләнде.

Кунакларны сәламләү барышында Рифкать Миңнеханов: "Соңгы вакытта Россия белән Кытай арасында ике яклы хезмәттәшлек уңай динамика алды. Илләр үзара аңлашуны җайга салу һәм икътисад, сәясәт, мәдәниятара коммуникацияләр мәнфәгатьләренә кагылышлы нокталар эзләү буенча зур эш башкардылар", - дип билгеләп узды.

Фикер алышу барышында яклар фәнни-техник үсеш өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу һәм аңа Татарстан Республикасы Югары уку йортларын җәлеп итү кирәклеге турында килешүгә килделәр.

Шулай ук 2024 елда Татарстан Республикасында узачак «Kazan Digital Week» халыкара форумында һәм «Россия венчур форумында» «Чжухай Яньсюэтан/ Мәгариф технологияләре» компаниясенең катнашу мөмкинлекләре каралды.

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм «Чжухай Яньсюэтан / Мәгариф технологияләре» арасында «Ниятләр турында килешү» имзаланды.


Возврат к списку