Санкт-Петербургта «Татар эпиграфик һәйкәлләре» басмасының презентациясе

Санкт-Петербургта «Татар эпиграфик һәйкәлләре» басмасының презентациясе 20 Декабря 2023

2023 елның 19 декабрендә РФА Санкт-Петербург Тарих институтында «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы» зур фәнни проектына нәтиҗә ясалды.

Сәламләү сүзе белән проект җитәкчесе, РФА Санкт-Петербург Тарих институты директоры Алексей Владимирович Сиренов чыгыш ясады һәм консорциумда катнашучыларга (РФА Санкт-Петербург Тарих институты, РФА Рус әдәбияты институты, Россия Фәннәр академиясе китапханәсе һәм РФА Фәннәр академиясе архивы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе) проектны гамәлгә ашыру кысаларында күрсәткән югары профессионализмнары өчен рәхмәт белдерде. Алексей Владимирович ассызыклаганча, 2023 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен консорциумга кертү проект үсешенең яңа этабы була һәм язу тарихының Европа традициясен Европа континентының көнчыгышында гасырлар дәвамында яшәгән халыкларның башка язма традицияләрен һәм гарәп графикалы һәйкәлләрне исәпкә алып карарга мөмкинлек бирә. Элегрәк А.Х.Халиков исемендәге Археология институты «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы» проектында мәгълүмат системасының төп башкаручысы буларак катнашты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе исеменнән вице-президент Айнур Әхәт улы Тимерханов чыгыш ясады һәм чараны үткәрүнең югары дәрәҗәсе өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул 2023 елның октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы» уртак күргәзмәсенә аерым игътибар бирде. Үз чыгышында ул фәнни җәмәгатьчелек өчен «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы» проектының актуальлеген, шулай ук Татарстан Республикасы галимнәрен бу проектка гарәп кулъязма традицияләрен тикшерүне үстерү өчен кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Габит улы Ситдыйков чара кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Татар эпиграфик һәйкәлләре» - «Чистай шәһәренең беренче татар зиратының эпиграфик материаллары» һәм «Татарстан Республикасының Чүпрәле, Кайбыч һәм Яшел Үзән районнары материаллары» дигән яңа серияле басмасының ике чыгарылышын тәкъдим итте. Шулай ук ул белгечләрнең – археологларның, тарихчыларның, текстологлар, лингвистлар һәм археографларның эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүдәге уртак өлеше турында җентекләп сөйләде. Татарстан Республикасы территориясендә мондый материаллар белән эшләү ярдәмче тарихи дисциплиналарны гына түгел, ә телләрне, шул исәптән кулланыштан чыккан телләрне белүне дә актуальләштерә. Үз чиратында бу текстны укырга һәм һәйкәлнең үзен тасвирларга гына түгел, ә күп яктан югалтылган элекке буын традицияләрен дә өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Басмаларның тулы текстлы версияләре ТР Фәннәр академиясе А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының рәсми сайтында урнаштырылган: http://archtat.ru/editions/


Возврат к списку