ТР Фәннәр Академиясе Кытай Халык Республикасының фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә

ТР Фәннәр Академиясе Кытай Халык Республикасының фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә 22 Декабря 2023

2023 елның 17-21 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе чакыруы буенча Кытай Фәннәр академиясенең Табигый фәннәр тарихы институты (Пекин шәһәре, Кытай) делегациясенең Татарстан Республикасына визиты булды. Делегация составында: институт директоры вазифаларын башкаручы, фәлсәфә докторы, фән һәм техника тарихы профессоры Гуань Сяову; фән докторы, фәнни хезмәткәр Чэнь Вэй; фән докторы, фәнни хезмәткәр Рен Сяолинь.

Сәфәр барышында Кытай Фәннәр академиясенең Табигый фәннәр тарихы институты делегациясе А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, шулай ук Казан, Алабуга, Болгар һәм Зөя музей комплексларында булды.

21 декабрьдә ТР Фәннәр Академиясендә КАН Табигый фәннәр тарихы институты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар институтлары фәнни хезмәттәшлегенең өстенлекле һәм актуаль проблемалары, шул исәптән татар халкы һәм Татарстан тарихы контекстында Бөек чәй юлы тарихы, фән һәм техника тарихын, Россия халыкларының тарихи-мәдәни һәм этнографик мирасын, дала Евразиясе археологиясен өйрәнү турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты А.А.Тимерханов, ТР Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге Академик-секретары, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих нституты директоры Р.Р.Салихов, Казанда КХР Генераль консулы урынбасары Хань Минъюй, Казанда КХР Генераль Консуллыгының онсул-атташесы Чэнь Божуй, Кытай Фәннәр академиясенең Табигый фәннәр тарихы институты директоры вазифаларын башкаручы Гуань Сяову, Кытай Фәннәр академиясенең Табигый фәннәр тарихы институты фәнни хезмәткәрләре Сяолинь Рен һәм Чэнь Вэй, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г.Ситдыйков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И.А.Гыйләҗев, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты К. М. Миңнуллин, Монголия Фәннәр Академиясенең Тарих һәм этнология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нямдаг Ганбат, А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының фәнни өлкә буенча директор урынбасары Р.Р.Саттаров булдылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Кытай фәннәр академиясенең Табигый фәннәр тарихы институты арасында фәнни проблемаларның киң диапазоны буенча гуманитар тикшеренүләр өлкәсендә фәнни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Возврат к списку