Халыкара фәнни Казан мультиконференциясен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе

Халыкара фәнни Казан мультиконференциясен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе 25 Декабря 2023

2023 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университетының (СПбПУ) ясалма интеллект югары мәктәбе профессоры, Программа комитеты рәисе Большаков Александр Афанасьевич һәм республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре катнашында Халыкара фәнни Казан мультиконференциясен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә конференцияне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты һәм эшче төркем составы расланды, шулай ук юл картасының төп пунктлары килештерелде.

Конференция 2024 елның 3-7 июнендә А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ (КНИТУ-КАИ), Казан федераль университеты (КФУ), Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ), «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасы һәм Казан дәүләт мәдәният институты (КазГИК) базасында узачак.


Возврат к списку