Нәшрият

3 Февраля 2017
Дәүләтнең махсус максатчан акчасына финансланган Тукай энциклопедиясе 2 мең тираж белән чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров әйтте.
 
"Билгеле бер продцедуралар узганнан соң, конкурс нәтиҗәләре буенча Тукай энциклопедиясен бастыру хокукы Кемеровадагы нәшрият отты", - диде И. Гомәров. 

Энциклопедиягә 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация урнаштырылган. Узган гасырда эшли башланган күләмле проектта 135 мәкалә авторы һәм 15 фәнни редактор хезмәте кергән. 

Мондый хезмәтнең татарда моңарчы булганы юк иде әле. Заманында галимнәребез Әбрар Каримуллин, Нил Юзиевлар «нишләп соң безнең энциклопедия язарлык шәхесебез юкмыни?» дигән сорау күтәргәннәр. Алар Тукайны тәкъдим иттеләр. Ул елларда совет чоры иде. Мәскәү тарафыннан расланган план буенча эшли идек. Татарстанда суверенитет игълан ителгәч кенә, хокукый мөмкинлекләр ачылды. Татарстан фәннәр академиясе барлыкка килгәч Нил Юзиев бу мәсьәләгә яңадан кайтып, галимнәрне туплый башлаган иде. Шул вакытта энциклопедиягә беренче адымнар ясалды. 

Энциклопедияне эшләү барышында, җыелган материалларны әзерләп, халык таныша торсын дип аерым (күләме зур булмаган) китаплар итеп тә чыгара бардык. Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, шәхсән үземнеке дә аерым басмалар булып нәшер ителде. Тукай әсәрләренең 734енә анализ ясаган белешмәлек дөнья күрде. Энциклопедияне әзерләгәндә Тукайның академик 6 томлы басмасы да нәшер ителде. Бу галимнәрнең күптәнге хыялы иде. Кремль тыюлыгы белән берлектә «Тукайга сәяхәт» дигән әдипнең үзе исән вакытта булган бөтен язма материалларын һәм башка материалларны тасвирлаган саллы китаплар бастырылды, - ди профессор, тукайчы галим Зөфәр Рәмиев.

Чыганак: Татар-информ

Возврат к списку