Тукай энциклопедиясе тәкъдим итү

Тукай энциклопедиясе тәкъдим итү 8 Февраля 2017
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан эшләнгән 864 битле энциклопедия -  2358 фәнни мәкалә һәм белешмәне үз эченә алган фундаменталь хезмәт. Татар телендә эшләнгән беренче шәхси энциклопедия Г. Тукайны өйрәнү фәненең йөз елдан артык тарихында зур бер казаныш, бик күп галимнәрнең, белгечлеләрнең эшләренә нәтиҗә булып тора. Энциклопедия алга таба рус, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә ителәчәк, шулай ук аның электрон варианты да дөнья күрәчәк. 

Тәкъдим итү тантанасы Татарстан фәнни җәмәгатьчелеген генә түгел, ә  шулай ук Казахстан, Кабардин-Балкар республикасы, Саха (Якутия) республикасы вәкилләрен дә кызыксындырды. 
Казахстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Галим Җайлыбай әйтуенчә, Тукайга багышланган шундый зур хезмәт дөньяга чыгу, татар халкы өчен генә түгел, казахстан халкы өчен дә шатлык һәм зур буләк булып тора. Тукай әсәрләрен Казахстанда да бик якын күрәләр, алар аша татар дөньясы турында мәгъдүмат алалар, - дип белдерде ул.

Чарада шулай ук Тукай әсәрләренә багышланган күргәзмә оештырылды, барлык кунаклар өчен энциклопедиянең структурасы һәм мәкаләләрнең тематикасын ачыклап китә торган буклетлар эшләнелде.


Возврат к списку