Хисамовлар

27 Марта 2017 внутрь.jpg

2017 елның 24 мартында Татарстан Фәннәр академиясендә Нурмөхәммәт ага һәм Фәһимә ханым Хисамовларга 80 яшь тулу уңаеннан, олугъ юбилейларын зурлап, мәдәни чара уздырылды.

Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовлар - филология фәннәре докторлары, профессорлар, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклеләре, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзалары. Икесе дә ярты гасырдан артык иңнәрен-иңгә куеп татар фәненең үсеше өчен бөтен көчләрен куеп хезмәт иткән шәхесләр.

Нурмөхәммәт ага 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге премиясе лауреаты, күренекле әдәбият галиме, шагыйрь, публицист. Озак еллар Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында хезмәт итә, 2000-2006 елларда - институтның директоры.

Фәһимә ханым – күренекле татар галимәсе, тел белгече, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы, Татарстан республикасының атказанган укытучысы. Аның фәнни эшчәнлеге ике юнәлештә – татар әдәби теле тарихы һәм хәзерге татар әдәби теленең грамматик төзелеше (морфология) өлкәсендә бара. Төп хезмәтләре татар язма әдәби телендә рәсми эш кәгазьләре стиленең барлыкка килүен, үсү һәм кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклауга багышланган.

китап 1.jpg

Юбилярларга багышланган кичә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылды. Хисамовлар гаиләсенә тәбрикләү сүзләре белән башкалар арасында ТР ФА вице-президенты Д.Ф. Заһидуллина, “Халыклар дуслыгы йорты” директоры, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты И. И. Шарипов, Язучылар берлеге рәисе Д. Х. Салихов, Татарстан китап нәшриятенең әдәбият бүлеге мөдире, Газинур Морат чыгыш ясады. Чарада шулай ук галимнәрнең туган яклары - Чүпрәле һәм Ютазы муниципаль районнары вәкилләре дә катнашып, котлау сүзләре җиткерделәр.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелеге тарафыннан Нурмөхәммәт ага һәм Фәһимә ханыма истәлекле бүләк әзерләнде - Хисамовлар гаиләсенең күпкырлы фәнни һәм иҗади эшчәнлеген туплаган "Фәнгә багышланган гомер" җыентыгы дөнья күрде. 



Возврат к списку